Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмеш мәктәбендә дә шахмат зонасы ачылды

Иске Үтәмеш урта мәктәбенең шахмат уйнарга яратучы укучыларына шәхси һәм интеллектуаль үсеше өчен шартлар артты – биредә дә шахмат зонасы ачылды.

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк бүлеге инициативасы белән Татарстан Республикасының барлык гомуми белем бирү оешмаларында шахмат зоналары ачу проекты кысаларында Иске Үтәмеш авыл җирлеге депутаты Юлия Петрова мәктәпкә ике комплект шахмат, уен өчен махсус сәгатьләр һәм шахмат буенча дөнья чемпионнарының портретларын бүләк итте.

Кунак 5-11 сыйныф укучыларына “Татарстан – уртак йортыбыз” темасына парламент дәресе дә уздырды. Укучылар депутат белән безнең демократик җәмгыятьтә парламентның роленә, эшенә кагылышлы бик күп мөһим һәм актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Юлия Николаевна мәктәпкә Татарстан Республикасы законнары һәм хәзинәләре турында китаплар да бүләк итте.

Фото: Миләүшә Шәйхетдинова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X