Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмеш авылының “Хыял” ансамбле тагын беренче

Казан мәдәният институтында узган “Этномириада” Халыкара традицион сәнгатьле мәдәният бәйге-фестивалендә Иске Үтәмеш авыл мәдәният йортының “Хыял” ансамбле да үз талантын күрсәткән.

Төрле тармакларда эшләүче үзешчән артистларның чыгышы жюри күңеленә хуш килгән һәм алар беренче урынга ия булганнар.

Грант акчасына – сәхнә костюмнары

Шушы авыл мәдәният йорты ТР Мәдәният министрлыгы уздырган бәйгедә, “Иң яхшы мәдәният учреждениесе” номинациясендә 100 мең сум грант откан. Ел дәвамында төрле бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннарга ирешкән коллектив шундый бүләккә ия булган. Мәдәният хезмәткәрләре грант акчасына “Хыял” ансамбле ир-егетләренә сәхнә костюмнары һәм музыкаль аппаратура алырга ниятлиләр.

 

Резида Галиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X