Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Котыш фермерлары яңа өй төзергә җыеналар

Алар - өч бертуган Евгений, Виктор, Сергей, башта кайсы колхозда, нефтьчеләрдә дә эшләп, ун ел элек үз эшләрен башлап җибәргәннәр. Һәм моңа һич кенә дә үкенмиләр. Үзләренә яңа йорт салырлык акча да туплап өлгергәннәр. Иске Котышта алар - иң күп мал асраучылар - 30 сыерлары, 50гә якын үгезләре, таналары бар....

Алар - өч бертуган Евгений, Виктор, Сергей, башта кайсы колхозда, нефтьчеләрдә дә эшләп, ун ел элек үз эшләрен башлап җибәргәннәр. Һәм моңа һич кенә дә үкенмиләр. Үзләренә яңа йорт салырлык акча да туплап өлгергәннәр.

Иске Котышта алар - иң күп мал асраучылар - 30 сыерлары, 50гә якын үгезләре, таналары бар.

-Җәйге вакытта көн саен 500 килограмм чамасы сөт саттык, бүген - 300 килограмм тирәсе, - ди "Митякин С.М." крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Сергей Митякин. -Продукция өчен вакытында акча бирәләр. Үгезләрне тереләтә генә сатабыз, алай ансат­рак, мәшәкате азрак.

Митякиннар, махсус программага кереп, дәүләттән 200 мең сум субсидия алганнар, әлеге акчага мини-ферма төзеп куйганнар. Инде үз акчаларына бөртек склады төзи башлаганнар.

-Дәүләт гел булышып тора, - ди Сергей Михайлович. -Ягулык, ашлама алырга да акча бирәләр. Үзебезнең 3 тракторыбыз, 2 комбайныбыз бар. Күбесе иске, әмма эштә кулланырлык. Биш атыбыз да буш тормый. 53 гектар җир участогыбызда күпьеллык үләннәр игәбез, шуннан кышкылыкка 900 төргәк печән әзерләдек. Малларыбызга фуражны да кызганмыйбыз. Якын көннәрдә Нурлаттан жом ташый башламакчылар.

Фермерлар иртәнге сәгать дүрттә үк аяк өстендә. Малларны үзләре сава. Суны үзләренең коеларыннан суыртып алалар. Кайбер эшләрдә әниләре дә булыша.

Митякиннар - оптимист егетләр, ник бер зарланып сөйләсеннәр. Алар эштән курыкмыйлар, урам юлын гына яхшыртуларына өметләнәләр.

-Бар да яхшы, зарыбыз юк, - ди Сергей Митякин. -Эшне башларга гына авыр ул, калганы үзеңнән тора.

Безнең сайтта укыгыз:

Татарстанда 36 яшьлек ир-ат, абыйсын үтереп, машинасы белән елгада батырган

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17808

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Иске Котыш Безнең районда төзергә җыеналар фермерлары яңа өй