Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Исемнәре мәңге онытылмас Геройлар

9 декабрь – Ватан Геройлары көнендә район мәдәният йорты оештырган чарада аларның исемнәре кабат сәхнәдән яңгырады. Якташларыбыз биш Советлар Союзы һәм бер Россия Героен данладылар.

Аделина Нуруллина Чирмешәннең кадет мәктәп-интернатында 8 нче сыйныфта укый. Мондый патриотик бәйрәмнәрдә сыйныфташлары белән еш була.

- Безнең районнан чыккан Геройлар турында тарих дәресләрендә дә, сыйныф сәгатьләрендә дә укытучылар безгә һәрвакыт сөйлиләр. Геройлар Аллеясына экскурсияләргә йөрибез, каһарман якташларыбызны онытмыйбыз, ди ул.

“Пушкин картасы” Федераль программасы кысаларында “Ватан Геройларына багышлана...” исеме астындагы әлеге чарага район үзәге мәктәпләреннән 8-11 сыйныф укучылары чакырылган. Шушы программаның безнең район буенча координаторы Альмир Жораев балалар игътибарына Советлар Союзы Геройлары Петр Семенович Курасанов, Барый Гали улы Габдрахманов, Иван Никитич Конев, Павел Алексеевич Цаплин, Семен Архипович Ларионов һәм Россия Герое Александр Анатольевич Супонинский турында мәгълүмат җиткерде.  Сүзләр концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәмнең төп максаты – балаларга патриотик тәрбия бирү, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү. Каһарманнарны бер минут тынлык белән дә искә алдылар. Соңыннан кадетлар Геройлар Аллеясына венок салдылар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев