Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Халык фикере кадерле

Быел 95 яшен тутырган "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясе үз укучылары белән элемтәләрне ныгытуның төрле юлларын эзли. Билгеле, аларның берсе дә тере аралашуны алыштыра алмый. Узган атнада бу газетага журналистлары Чирмешәнне дә күреп, киттеләр. Дин һәм сәясәт бүлеге мөдире Рәшит Минһаҗев шул арада Иске Кади эшкуары Салават Камалов белән җанлы әңгәмә...

Быел 95 яшен тутырган "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясе үз укучылары белән элемтәләрне ныгытуның төрле юлларын эзли. Билгеле, аларның берсе дә тере аралашуны алыштыра алмый. Узган атнада бу газетага журналистлары Чирмешәнне дә күреп, киттеләр.

Дин һәм сәясәт бүлеге мөдире Рәшит Минһаҗев шул арада Иске Кади эшкуары Салават Камалов белән җанлы әңгәмә корды, ә төбәктәге хәбәрче Илдус Диндаров Чумачкага барып килде. "Район үзәгеннән шактый ерактагы бу авылда да бик күп кызыклы шәхесләр бар икән, язарга тема бар",- ди Илдус абый.

Инде егерме еллап бездә булмаган тәҗрибәле журналист - "Ватаным Татарстан"ның авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Камил Сәгъдәтшин Чирмешәннең нык үзгәрүенә соклануын белдерде.

"Сезнең районнан язмалар азрак чыга, безгә ешрак языгыз,- диде газета редакторы урынбасары Фәния Әхмәтҗанова район Советы бинасында хат ташучылар һәм китапханәчеләр белән очрашуда. - Теләсә нинди басма өчен укучы фикере бик кадерле. Гайбәт, сенсация артыннан кумыйбыз, дәлилләнгән, чын дөреслеккә корылган язмалар гына бастырырга тырышабыз. Газетабызны ничек яхшыртырга, аңа нәрсәләр җитми, бүген сездән бу хакта да фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне ишетәсебез килә".

Очрашуда катнашучылар республиканың төп татар газетасында мәгарифтәге яңалыкларны, үзгәрешләрне шәрефләбрәк, китапханәчеләр эше турында ешрак язуны сорадылар.

Райондашларыбыз - хат ташучылар: Туймәттән Җәмилә Гайнанова, Иске Кадидан Мәдинә Мөхетдинова, Лашман элемтә бүлекчәсе мөдире Рушания Миһманова һәм Кармыш авыл җирлеге башлыгы Марат Миншин бу чарадан бүләкләр белән киттеләр - аларга "Ватаным Татарстан"ның, шушы газетаны шактый күп яздыруларына хөрмәт йөзеннән, Дипломнары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Сүз уңаеннан, "Эш" исеме белән чыга башлаган, соңрак "Кызыл Татарстан", "Социалистик Татарстан" һәм башка исемнәре дә булган бүгенге "Ватаным Татарстан"ны безнең районда 351 әбүнәче алдыра. Соңгы елларда сыйфаты - дизайны, материалларының эчтәлеге дә яхшы якка үзгәргән бу газета - республикада да күпләрнең дусты, киңәшчесе, мәгълүмат чыганагы. Районыбызда "Татарстан яшьләре", "Акчарлак", "Юлдаш", "Республика Татарстан", " Вечерняя Казань" да иң популяр басмалар.


Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кунаклар килде