Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Гөмбәнең күп, тәмле чагы

Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә урман буйларында һәм юл кырыендагы посадкаларда байтак кеше гөмбә җыю белән мәшгуль иде. Гөмбә җыю вакыты - "өченче ау" сезоны башланды. - Минем гөмбә җыймыйча калганым юк, - ди Чирмешәндә яшәүче Тәслия апа Мөхәммәтҗанова. - Бүген дә көн кояшлы, җылы булгач, күрше белән бераз...

Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә урман буйларында һәм юл кырыендагы посадкаларда байтак кеше гөмбә җыю белән мәшгуль иде.
Гөмбә җыю вакыты - "өченче ау" сезоны башланды.

- Минем гөмбә җыймыйча калганым юк, - ди Чирмешәндә яшәүче Тәслия апа Мөхәммәтҗанова. - Бүген дә көн кояшлы, җылы булгач, күрше белән бераз йөреп кайтырга уйладык. Менә бу урыннарда гөмбә җыючылар узган инде, шулай да безгә дигәне калган.
Тәслия апа яфрак астыннан күренеп торучы янә бер гөмбәне табып савытына салды.
- Аны пычак белән кисеп алырга кирәк. Туфрактан тартып алсаң, киләсе елда монда инде гөмбә булмаячак, - ди тәҗрибәле гөмбәче. - Гөмбәнең эше күп, бик яхшы эшкәртү сорала. Без аларны тозлыйбыз да, маринадлыйбыз да. Кыш көне көнбагыш мае белән суган өстисең дә, бик тәмле була.
Гөмбә яратучыларны куркыныч та сагалап тора. Аны ашап агуланучылар байтак. Кайбер очраклар үлем белән дә тәмамланырга мөмкин. Бу, күпчелек очракта, кайсы гөмбәләрнең ашарга яраклы, ә кайсылары агулы икәнлеген аера алмаудан килә.
Гөмбәчеләр түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тиешләр: үзегез танымаган, картайган, йомшарган, кортлаганнарын җыймаска, шикләнсәң - алмаска, артык ачык төстәге эшләпәлеләрне өзмәскә, ялган гөмбәләр турында онытмаска, җыйган гөмбәләрне шул ук көнне чистартып эшкәртергә. 14 яшькә кадәрге балаларга әлеге ризыкны ашамаска киңәш ителә, чөнки балалар организмында аны эшкәртүче ферментлар юк.
Гөмбә белән агуланган очракта, ашказанында көчле авырту, укшу һәм еш-еш косу була.
- Иң әүвәл, организмнан агулы матдәләрне чыгарырга кирәк,- ди район үзәк больницасының врач-инфекционисты Галина Ухливанова. - Ашказанын чиста су, аш содасы салынган яисә сыек марганцовкалы 1,5-2 литр җылы су белән юдырырга, тел төбенә басып, костырырга. 2-5 төймә актив күмер бирү дә яхшы. Гөмбә белән агуланучыга салкын, бераз тозлы су, салкын кара чәй, кофе яки сөт бирергә. Спиртлы эчемлекләр бирү тыела, чөнки алкоголь агуның канга сеңүен тизләтә. Билгеле, авыру кичекмәстән врачка мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Гөмбәләр