Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Ел укытучысы” Әккәрәй мәктәбендә укыта

Әккәрәй урта мәктәбенең биология укытучысы Наталья Романовская - “Ел укытучысы” район бәйгесенең җиңүчесе.

Күтәмә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Татьяна Герман һәм Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының инглиз теле укытучысы Валентина Барабашкина да призерлар арасында.

Бәйгенең муниципаль этабында 10 мөгаллим көч сынашкан. Әүвәл конкурсантлар ачык дәресләр күрсәткәннәр, икенче этапта нәтиҗәле педагогик технологияләр кулланып мастер-класслар үткәргәннәр.

Быел “Иң яхшы татар теле укытучысы” бәйгесе дә уза. Муниципаль этапта 2 нче Чирмешән, Кармыш, Бәркәтә мәктәпләре укытучылары катнашкан. Бу бәйгедә Кармыш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирүзә Юнусова җиңү яулаган.

Бәйгеләр  җиңүчеләре Минзәлә шәһәрендә 7 февральдә узачак зона турында район данын яклаячаклар.

Ландыш Зыякова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев