Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге ярминкәдә яшелчә, җиләк-җимеш тә күп иде

Умартачылар быелгы уңыштан канәгать. Бу Чирмешәндә үтүче ярминкәләрдә дә күренә. Бал сайлап алырлык, бәясе дә кыйммәт димәссең – 3 литрлы банкадагысы уртача 1000 сум тора.

– Башта салкынрак, аннары кызу булса да, соңрак умарта кортларына һава торышы яхшы булды, - ди Казанкада яшәүче Наталья Гаврилова. – Быел балны өч тапкыр суырттык, тулаем 400 килограмм чамасы җыелды. Байтак өлеше урнашты. Менә бүгенге ярминкәдә дә берничә банкасын алдылар.

Гавриловларның сарымсаклары да уңган, аның үзләреннән артканын шулай ук саталар. Ә менә бәрәңгеләре азрак, әмма җитәрлек.

Үткән атна ярминкәсендә шәхси хуҗалыклар үстергән яшелчә, җимеш тә күп иде. Берәү кәбестә тәкъдим итә, килограммына 20 сум сорый. Кызыл борыч кирәкме, рәхим ит, килосына 100 сум түлә дә, ал. Яшел, сары борыч, гөмбә, мәтрүшкә, кура җиләге, алма, ит, сөт ризыклары, үсентеләр, кием-салым да бар. Итнең бер килограммы 450-480 сум тора. Кыйммәтсенсәң, терлекне үзең симертергә була, ярминкәгә 4-6 айлык, 30-35 мең сумлык бозаулар да алып килгәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев