Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә хәл итмәслек проблема юк

Чирмешәндә, район мәдәният йортында узган халык җыенында яңгыраган сораулар, нигездә, район үзәгендә юлларны чистартуга кагылды.

Аеруча юллар чатында куркыныч, кар көртләре аркасында транспорт хәрәкәте күренми, диделәр чыгыш ясаучылар.

Әлеге проблема уңаеннан, район җитәкчелеге бераз сабыр булырга өндәде, район үзәгендә техникалар эшли, акрынлап булса да, куркыныч участоклардан кар читкә чыгарыла.

Сорау бирүчеләр тагын булды, әйтик, берәү Чирмешәндә яшьләр өчен ял итү урыннары, кафелар юк, диде. Автомобиль хуҗаларыннан да зарландылар: машиналарын тротуарларда калдыралар, җәяүлеләргә комачаулыйлар, диделәр.

Нагорный урамын канализация челтәренә тоташтырып булмасмы, дигән сорауга, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вилданов: “Әлеге мәсьәләне өйрәнергә кирәк, ул хәл итәрлек проблема,” -  дип җавап кайтарды.

Гомумән алганда, район үзәге елдан-ел үсә, яңа урамнар, яңа объектлар, яңа проблемалар да барлыкка килә. Ләкин барысын да “бер селтәнүдә“ хәл итү мөмкин түгел. Шул ук яңа төзелүче урамнарны газ, электр, су белән тәэмин итү мәсьәләсе бар. Урам юлларындагы асфальт та гомерлек түгел, даими ремонт таләп итә.

Болар турында халык җыенында Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Шәйхетдинов сөйләде.

Бүген бу җирлек территориясендәге дүрт авылда 2654 йортта һәм квартирада 6901 кеше яши. Бер ел дәвамында халык саны үзгәрмәгән диярлек. 2023 елда 61 бала туган, 61 кеше үлгән, 166 кеше килгән, 161 кеше киткән. Милли составка килгәндә, биредә 3422 татар (49, 6 процент), 2105 рус (30, 5), 859 чуваш (12, 4), 385 мордва (5,5) һәм башка милләтләр вәкилләре гомер кичерә.

Җирлек авылларында 719 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 231 савым сыеры. Ел дәвамында шәхси ярдәмче хуҗалыклардан 450 тоннадан күбрәк сөт җыелган. Чирмешәннән Сусанна Мөслимова, Ольга Пушкина, Казанкадан Евгения Хмелева, Саматдин Бабаев, Түбән Чегодайдан Розалия Бәдретдинова, Мәхмүт Мөхәммәтшин гаиләләре сөт сатудан байтак керем алганнар. Дәүләт ярдәменнән файдаланучылар да бар. Җирлек территориясендә 12 мини һәм микроферма исәпләнә.

Узган елны Чирмешән авыл җирлеге территориясендә республика программалары нигезендә байтка эш башкарылган. Чирмешән елгасы аша күпер төзелде, беренче Чирмешән урта мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелде, икенче Чирмешән мәктәбенең ашханәсе яңа төс алды, район үзәк больницасында төзекләндерү эшләре башланды, ул быел дәвам итәчәк. “Безнең йорт” программасы нигезендә күпфатирлы биш йортның ишегаллары төзекләндерелде. Бу елга да планнар билгеле. Район үзәгендәге Боз сарае һәм “Чирмешән” физкультура –сәламәтләндерү комплексы биналарында ремонт үткәреләчәк. Юллар төзелеше, су челтәрләрен яңарту да дәвам итәчәк.

Узган елны Чирмешән авыл җирлегендә 941 мең 200 сум күләмендә үзсалым җыелган, аны тиешле 3633 кешедән 1882се генә түләгән. Халыктан җыелган үзсалым акчасын республика ярдәме белән дүрт тапкыр арттыргач, гомуми сумма 5 миллион 188 мең сум тәшкил иткән.

Марс Шәйхетдинов әйтүенчә, әлеге акчаларга авыл җирлегендә урнашкан зиратларда дератизация (кимерүчеләрне юк итү) үткәрелгән, христиан зираты тотып алынган, авыл җирлеге территориясендәге урам яктырткычларын тәртиптә тотуга 2 миллион сумнан күбрәк акча тотылган. Халыктан җыелган, республикадан биргән  акчаның бер өлеше авыл җирлеге тракторына ягулык, запас частьләр алуга, тракторчыга хезмәт хакы түләүгә юнәлдерелгән. Тагын бер өлешенә чишмәләр, тротуарлар ремонтланган һәм башка эшләр башкарылган.

2023 елның октябрь аенда узган җыенда 2024 елда җыелачак үзсалым күләмен җирлек территориясендә яшәүче балигъ булган һәр кешедән 500 сум күләмендә җыю килешенде. Шунысын әйтергә кирәк, 80 яше тулган ялгыз өлкәннәр, I нче төркем инвалидлар, көндезге уку бүлекләрендә белем алучы студентлар һәм Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итүчеләр аңардан азат ителә.

Җыенда башка кайбер оешмалар җитәкчеләре дә чыгыш ясады, алар халыкка мәгълүмат җиткерделәр, сорауларга җавап бирделәр. Әлеге чарада муниципаль район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев