Чирмешәндә бер гаиләдә җиденче бала туган
Безнең районда

Чирмешәндә бер гаиләдә җиденче бала туган

Район ЗАГС бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бу елның 11 аенда районда 55 балага туу турында таныклык тапшырганнар. Әлеге сабыйларның 4се әле ноябрьдә генә дөньяга килгән.

Көзнең соңгы аенда туган сабыйларның берсе – Рома - Алена Вафина һәм Иван Колесниковлар (кызганыч, әтисе вафат) гаиләсендә 7 нче бала булып туган. Гаилә Иске Кади авылында теркәлгән, ә яшәүләре Чирмешәндә.

Үткән елның ноябрендә районда 9 сабый туган, ә ел башыннан – 53.

Марат Гомәров фотосы.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев