Чирмешән районының мәдәният хезмәткәрләре акча отканнар
Безнең районда

Чирмешән районының мәдәният хезмәткәрләре акча отканнар

Татарстанның авыл җирлекләре территорияләрендәге иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләрен һәм аларның хезмәткәрләрен акчалата бүләкләү конкурсы җиңүчеләре арасында безнекеләр дә бар.

Туган як тарихы музее “ТР авыл җирлекләре территориясендәге иң яхшы музей” номинациясе проектын отып, 172 мең 727 сум акча алды. “ТР авыл җирлекләре территориясендәге муниципаль мәдәният оешмасының иң яхшы хезмәткәре” номинациясендә район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Светлана Степанова, Кармыш авылы мәдәният йорты мөдире Эльвира Әфләтунова, Иске Үтәмеш авыл китапханәсе китапханәчесе Мәдинә Галимова 86 мең 842шәр сум акчага ия булганнар.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев