Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районына яңа җитәкче билгеләнде

Рамил Айбатов әлегә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарачак.

Муниципаль район Советының чираттан тыш утырышында әлеге кандидатураны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим итте.

- Җитәкчелек алышыну – район өчен мөһим мәсьәлә, чөнки район үсеше аны кем җитәкләүгә бәйле, - диде Сәфәров.

Депутатлар Рамил Айбатовны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләүне хуплап тавыш бирделәр.

Рамил Тәлгать улы үз чыгышында районны арытаба үстерү өчен көчен кызганмаячагын, бердәм команда булып эшләргә өметләнүен әйтте.

Рамил Тәлгать улы Айбатов 1969 елның 14 сентябрендә Бәркәтәдә туган. Югары белемле инженер-механик, “юриспруденция” белгечлегенә дә ия.

Хезмәт юлын 1986 елда “Шушма” колхозында тракторчы булып башлаган, 1992-2001 елларда районның башка кайбер хуҗалыкларында да хезмәт куйган. Соңгы елларда республика оешмаларында җаваплы вазифалар биләгән. Соңгы эш урыны – Чирмешән АТПсы акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары. Өйләнгән, ике бала әтисе.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллинның, үз теләге белән, вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның да гаризасы канәгатьләндерелде, ул отставкага китте, вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды. Әсгать Әхмәт улы Сәфәров әйтүенчә, Дәүләтшин, киләчәктә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясендә эшләячәк. ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, Фердинат Мидхәт улы җитәкләгән чорда Чирмешән районын социаль-икътисади үстерү динамикасы уңай булды, бик күп объектлар төзелде, диде. Әсгать Сәфәров районның элеккеге җитәкчесенә, нәтиҗәле хезмәте өчен, республика Президенты исеменнән дә рәхмәт җиткерде, Татарстанның Дуслык орденын тапшырды.

Сүз уңаеннан, Фердинат Дәүләтшин районны 8 ел җитәкләде.

Советның чираттан тыш әлеге утырышында Татарстан Республикасы Чирмешән мунципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын  биләүгә конкурс үткәрү турында да карар кабул ителде.

Депутатлар муниципаль район Советында, башкарма комитетта һәм башка органнарда муниципаль хезмәт вазифалары реестры хакындагы 2021 елның 22 декабрендәге 83 нче карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр, аны яңа карарда чагылдырдылар.

фото һәм видео: Гөлсирә Шәрифуллина

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллах ярдэм итсен.. раббана