Чирмешән районында беренче сабый 5 гыйнварда туган
Безнең районда

Чирмешән районында беренче сабый 5 гыйнварда туган

Районда туучылар календарен Туймәт кызы Эмилия ачты. Елның беренче сабые 5 гыйнварда дөньяга аваз салган.

Эмилия Илнар һәм Алена Мортазиналарның беренче шатлыклары. Бәләкәч өч килограмм 100 грамм булып туган.

Сүз уңаенда. Эмилиянең әтисе Илнар Васыйл улы махсус хәрби операциядә катнашып, яраланып кайткан.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев