Чирмешән районы юллары өчен 800 миллион сумлап акча тотылган
Безнең районда

Чирмешән районы юллары өчен 800 миллион сумлап акча тотылган

Узган атна якшәмбесендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Әлеге тармакта тырыш хезмәт куючыларга район башлыгы Рамил Айбатов та атналык эш планеркасында рәхмәтләрен белдерде. Аның әйтүенчә, быел районда юллар төзүгә, ремонтлауга барлыгы 800 миллион сумнан күбрәк акча тотылган.

Яңа Элмәле белән Ульяновка авыллары арасындагы юл шома хәзер. Утыз Имәнгә керә торган юлның 2 километрлап өлеше капиталь ремонтланды. Бу авылда киңәйтелеп салынган яңа күпер дә бик шәп. Лагерка авылында шулай ук яңа күпер төзелеше төгәлләнәчәк. Чокыр-чакырларны ямау өчен районга өстәмә бирелгән 7 миллионлап сум акчага торак пунктларыбызда шактый урам юллары тигезләнде.


Хәтта бик кызу көннәрдә дә кайнар асфальт белән эшләүче, кышкы бураннарда да  юлларыбызны такыр тотучы юлчыларга рәхмәт.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев