Чирмешән районы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, “Безнен Чирмешән” газетасы журналистлары һәм кадетлар мәктәп-интернаты укучылары белән берлектә, автотранспорт йөртүчеләрне Яңа ел белән тәбрикләделәр.
Әлеге акция кысаларында Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге автоинспекциясе җитәкчесе Радик Сәйфетдинов юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемгә юлларда сак булырга кирәклеген искәртте, туктатылган һәрбер шоферга юлларда кагыйдәләрне үтәп, исән-имин йөрүләрен теләде.
Кыш бабай белән Кар кызы да машина йөртүчеләрне Яңа ел белән котлап, файдалы һәм истәлекле бүләкләр өләштеләр.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Нет комментариев