Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннән Галия Шәмсиева киләсе елда бүләк газета укыячак

Галия апа Шәмсиева редакция бүләгенә бик шатланды. Аңа “Безнең Чирмешән” газетасына 2022 елның беренче яртыеллыгына подписка квитанциясе тутырдык.

-Әле язылырга өлгермәгән идем шул, бик зур рәхмәт. Мин бер вакытта да район газетасыз калганымны хәтерләмим, - диде 83 яшьлек Галия апа. – “Безнең Чирмешән” иптәш кебек, хәзер инде күзләр начар күрә, шулай да яздырам, почта тартмам буш тормасын. Эре язылганнарын булса да укып чыгам, аннары газетаны тотып күршем Хаҗәргә керәм. Ул укыгач, хәбәрләрне миңа да сөйли.

Галия Юнес кызының өстәлендә район газеталары бер тәртип белән төзеп куелган. Ул анда элеккеге хезмәттәшләре турында һәм шигырьләр укырга ярата. Сугыш кырында ятып калган бер туганы турындагы язманы әле дә хәтерли, сугышчы хатында язылган шигырь юлларын яттан белә, аны сөйләгәндә күзләре кабат яшьләнде.

Галия апа гомере буе КБОда эшләгән, юрганнар сырган, фуфайка, пальтолар теккән. Аның өендә әле дә әтисе алып биргән тегү машинасы тора. 60-70 еллык бу бүләкне кадерләп саклый. Пенсиягә чыккач та аңарда үзенә күлмәкләр теккән.

-Тегү машинасын сораучылар булды, тик бирмәдем, үзем исән вакытта түремдә торсын әле, - ди ветеран.

Тугыз дистәне ваклап барса да, Галия апа тик торырга яратмый. Яз, җәй, көз аның көннәре Амур ягындагы бакчасында үтә. Иртән китә, кич кайта. Зур булмаган бакчада бәрәңгесен, суганын, кабагын, кыяр-помидорын да үстерә.

-Мин анда ял итеп, кошлар сайраганын тыңлап, намазларымны да шунда укып кайтам, - ди Галия Юнес кызы.

Якташыбыз кышларын да эшсез тормый, кар яуса, көрәген алып чыгып, подъезд алларын чистартып куя.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев