Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәннең төньяктагы урамнарына чүп өчен контейнерлар куялар

    Район үзәгенең төньяк урамнарында чүп салу өчен евроконтейнерлар урнаштырдылар. Әлегә кадәр монда да халык көнкүреш калдыкларын өй каршына капчыкларда килеш чыгарып куя иде. Хәзер чүпне савытларга саласы.

    Чүп җыю белән шөгыльләнүче “Эко Сервис” компанияләр төркеменең Чирмешән филиалы җитәкчесе Радик Әхмәтов әлеге яңалык уңаеннан болай диде: -Чүпне капчыкларда килеш җыю күп вакытны ала. Аннан аларны этләр, кошлар да тишкәләп туздыра. Шунлыктан әүвәл төньяктагы урамнарга 30 яңа контейнер куйдык, аларның өсте ябыла, чүп очмый. Киләчәктә Чирмешәндә чүпне тулысынча шушы рәвештә җыярга исәплибез. Машина калдыкларны атнасына ике тапкыр алып китә. Халыкка үтенечебез: чүпне савытларга капчыкларда килеш салсыннар иде, янына гына да куеп калдырмасыннар. Алдагы Сабан туе бәйрәмнәрендә контейнерларны ике көнгә стадионга алып китеп торачакбыз, аннан кире урыннарына куябыз. Халык бу көннәрдә чүпне үзендә саклап торсын иде.

    Кадыйр Гомәров фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 6 июнь 2018 - 20:51
      Без имени
      Капчыкларда килеш жыю файлы иде (((кэнендэ жыеп китэлэр дэ- урам чиста кала иде....э жизни контейнера атна буе сасып ятачак....