Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләрне намуслы хезмәтләре өчен бүләкләделәр

Хезмәткә-хөрмәт.

Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга керткән өлеше, һөнәри һәм җәмәгать эшендәге казанышлары өчен, Иске Котыш авыл җирлегенең беренчел ветеран оешмасы җитәкчесе Митякин Константин Ильич “Татар Автономия Совет Социалистик Республикасы оешуына 100 ел” медале белән бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәте өчен, җаваплылыгы чикләнгән “ИльХан” җәмгыяте тракторчы-машинисты Сафин Альберт Минсәгыйть улына “Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” исеме бирелде.

Халыкның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, район үзәк больницасы табиб-офтальмологы Хәбибуллин Равил Мәзгут улына “Татарстан Республикасының Атказанган табибы” исеме бирелде.

Күпьеллык хезмәтләре һәм районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен, түбәндәге якташларыбыз ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларына ия булдылар:

-Борисова Галина Ивановна – Әккәрәй мәктәбенең математика укытучысы;

-Вәлиева Татьяна Николаевна – Чирмешәннең “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе;

-Хәбибуллина Лилия Зәки кызы – “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплексы үзәге социаль хезмәткәре.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлешләре өчен, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте генераль директоры Гозәеров Илшат Сәйфулла улына, баш инженер Назыров Ирек Фәтхетгаен улына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.

Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәү республика конкурсының “Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм биш зона төркемендәге җирлекләрдә Яңа ел чараларын уздыру” номинациясендә 3 нче урын алган Ивашкино авыл җирлеге диплом белән бүләкләнде.

фото: Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев