Чирмешәнлеләр торак төзү өчен субсидия көтә
Агымдагы елның беренче яртыеллыганда районда гомуми мәйданы 3482 квадрат метр булган 37 шәхси йорт файдалануга тапшырылган, ягүни еллык планның 70 проценты диярлек.
Керкәле авылындагы сигез йорт “Арендага – торак” программасы кысаларында республиканың дәүләт торак фонды аша төзелде. Ел ахырына кадәр монда һәм Чирмешәндә, Күтәмәдә, Урманасты Үтәмештә арендага бирү өчен 33 йорт салынырга тиеш.
-Районда тораклы булырга теләүчеләр бик күп, - ди районның башкарма комитетының торак сәясәте бүлеге баш белгече Рәмзия Гайсина. – Беренче яртыеллыкта тугыз яшь гаилә торак төзүгә 4 миллион 188 мең сум субсидияле булды һәм авыл җирендә яшәүчеләр өчен программа нигезендә тагын сигез гаилә шул ук күләмдә дәүләт ярдәмен алды. Барлыгы – 8 миллион 476 мең сум. Хәзер субсидия алуга 184 гаилә чиратта тора. Барысы да финанслауга бәйле.
2006 елдан, авыл җирендә яшәүчеләргә шундый ярдәм күрсәтелә башлаганнан бирле, дәүләт ярдәме алган 229 райондашыбыз өй туе үткәргән, аларга барлыгы 193 миллион 209 мең сум акча бирелгән.
фото архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев