Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр откан грантлар балаларга тотылачак

"Лукойл"ның социаль һәм мәдәни проектлары җиңүчеләрен Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында узган бүләкләү тантанасында безнең район делегациясе дә катнашты. "Лукойл" хәйрия фонды республикада игълан иткән бәйгегә районның инвалидлар җәмгыяте, район мәдәният йорты, социаль яклау бүлеге, мәгариф бүлеге, яшьләрнең ял итү үзәге һәм китапханәләр проектларын җибәргән булганнар. Яшьләрнең ял итү үзәге...

"Лукойл"ның социаль һәм мәдәни проектлары җиңүчеләрен Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында узган бүләкләү тантанасында безнең район делегациясе дә катнашты.

"Лукойл" хәйрия фонды республикада игълан иткән бәйгегә районның инвалидлар җәмгыяте, район мәдәният йорты, социаль яклау бүлеге, мәгариф бүлеге, яшьләрнең ял итү үзәге һәм китапханәләр проектларын җибәргән булганнар. Яшьләрнең ял итү үзәге һәм "Мөрхәмәтле йөрәк" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге грантлар отканнар.

-Без тәкъдим иткән "Яшел бригада" проекты "Экология" номинациясендә бүләкләнде, аның төп максаты - балаларда табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, алар белән бергә урман посадкаларын чүптән һәм корыган агачлардан чистарту, - ди яшьләрнең ял итү үзәге директоры, проект җитәкчесе Ирина Суворова.

"Мөрхәмәтле йөрәк" тә грантны балалар белән эшләүгә тотачак. "Спорт. Сәламәтлек. Ышанычлык" проекты (җитәкчесе Галина Микушова) балаларның сәламәтлеген ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән. Грант акчалары төрле спорт чараларын үткәрүгә тотылачак.

Безнең сайтта укыгыз:

Карамышевская девушка Гульназ Гатина - победительница республиканского конкурса «Татар кызы - 2017»

http://www.nashcheremshan.ru/ru/the-news/item/17410

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәнлеләр балаларга тотылачак откан грантлар