29 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Чирмешәндә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы хакында сөйләштеләр
Шушы көннәрдә Чирмешәнгә республикабызның барлык районнарыннан җыелган информатика укытучылары бүгенгесе көнне бик актуаль мәсьәлә - балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы хакында сөйләштеләр. Хәзер һәркемнең диярлек йортында компьютер бар, Интернет тоташтырылган. Балалар аның каршында көннәр, сәгатьләр буе утыралар. Кайбер ата-аналар балаларының анда нәрсә караулары, укулары, нинди мәгълүмат алулары турында кызыксынмыйлар да. Ә кызыксынырга...
-
Чирмешәнлеләр откан грантлар балаларга тотылачак
"Лукойл"ның социаль һәм мәдәни проектлары җиңүчеләрен Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында узган бүләкләү тантанасында безнең район делегациясе дә катнашты. "Лукойл" хәйрия фонды республикада игълан иткән бәйгегә районның инвалидлар җәмгыяте, район мәдәният йорты, социаль яклау бүлеге, мәгариф бүлеге, яшьләрнең ял итү үзәге һәм китапханәләр проектларын җибәргән булганнар. Яшьләрнең ял итү үзәге...
-
Чирмешән районында 605 мең сум бурычны өч көндә түләткәннәр
"Лениногорск АГРОфирма"сында хезмәт кануннарының үтәлешен тикшергән вакытта район прокуратурасы закон бозуларга тап булган. Әлеге җәмгыятьнең "Чирмешән" бүлекчәсенә быелның июнь-июль айлары өчен эш хакы буенча үз хезмәткәрләренә 605090 сум бурычы барлыгы ачыклана. -Шуның белән бәйле рәвештә "Лениногорск АГРОфирма"сы генераль директоры прокуратурага чакырылды һәм бу хәл башка күзәтү органнары хезмәткәрләре белән берлектә...
-
Йозак артында үткән ана язмышы [булган хәл]
Язгы җил чәчләрне назлый. Кояш нурлары йөрәк түрләренә үтеп яңа хисләр уята, хыялларны яңарта. Мөслимә читтән балаларның бакчада уйнаганын күзәтә. Алты бөртек алар аның: барсы да газиз, барсы да кадерле. Әнә тормыш иптәше дә эштән кайтып җитте. Хатын-кыз өчен шул бәхет түгел мени? Мөслимә ирен кочаклап алам дигән иде, кинәт...