Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр китап бүләк итә

Якташларыбыз арасында китап укырга яратучылар күп, араларында шәхси китапларын үзәк китапханәгә бүләк итүчеләр дә бар. Әйтик, Әмирдән Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар былтыр район китапханәләренә 66 мең сумлык 80 китап тапшырганнар.

Чирмешәннән район благочинные Александр Филимонов, Светлана Ганиева, Әлфинур Сөләйманова, Шараповлар гаиләсе, Казаннан Динара Әхмәтҗанова да үзәк китапханәгә төрле жанрдагы әдәби китаплар бүләк иткәннәр.

-14 февральдә дөньяда гадәти булмаган акция - Халыкара китап бүләк итү көне уза. Бу - китапларны бүләк итүче һәм укуга мәхәббәт тәрбияләгән һәркемне берләштерүче календарьдагы иң яшь бәйрәмнәрнең берсе, - диде үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Маргарита Игнатьева. - Әлеге акциядә, гадәттә, якташларыбыз бик теләп катнаша.  Китапларны без рәхәтләнеп кабул итәбез һәм чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев