Чирмешәнлеләр грант отканнар
Туган як тарихы музее һәм “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “РИТЭК” җәмгыяте һәм “ЛУКОЙЛ” хәйрия фонды уздырган социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә җиңүчеләр булды.
Шушы көннәрдә Казанда, җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында, ул “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узган, проект авторлары: музей директоры Алмаз Закиров һәм социаль учреждение хезмәткәре Галина Микушова да катнаштылар.
Алмаз Әгъзам улы “Экология “ номинациясендә җиңүче. Откан грант акчасын ул “Чирмешән крепосте” ачык музей территориясен төзекләндерүгә, җиһазлар алуга, биредә ел дәвамында экскурсияләр үткәрү өчен шартлар булдыруга тотарга ниятли.
“Мәдәният һәм рухият” номинациясендә бүләкләнгән Галина Ивановна әлеге ярдәмне физик мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүгә юнәлдерергә планлаштыра.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев