Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр 2015 елны озата

Илдар Кәримов (Чирмешән): - Юбилей урамында өй өлгертәбез, гел шул мәшәкать белән яшәдек әле. Аның нигезен өч ел элек корып калдырган идек. Быел йортның стенасын күтәрдек, түбәсен яптык, түшәмнәрен ясадык, тәрәзә-ишекләр куйдырдык: зур эш булды бу. Акча да шактый тоттык, бераз бурычка да керергә туры килде. Кыенрак булса да, әтиләр,...

Илдар Кәримов (Чирмешән): - Юбилей урамында өй өлгертәбез, гел шул мәшәкать белән яшәдек әле. Аның нигезен өч ел элек корып калдырган идек.

Быел йортның стенасын күтәрдек, түбәсен яптык, түшәмнәрен ясадык, тәрәзә-ишекләр куйдырдык: зур эш булды бу. Акча да шактый тоттык, бераз бурычка да керергә туры килде. Кыенрак булса да, әтиләр, бабайлар булышкач, акрынлап җиңдерәбез.Быел мин эш урынын да алыштырдым. Нефтьчеләрдә эшлим, ошый болай. Эш хакы да начар түгел. Иң мөһиме, барыбыз да исән-сау. Кызыбыз үсә.
Юрий Калмыков (Әккәрәй): - Быел хатыныма операция ясаттык. Инде, Ходайга шөкер, барысы да яхшы. Якыннарың сау-сәламәт булу - иң зур шатлык бит ул. Ике кызыбыз шәһәрдә эшләп йөриләр, улыбыз үзебез белән. Исәнлек булса, яшисе килеп тора. Менә быел хуҗалыгыбызда абзар, мунча түбәләрен яңарттык, коймаларны алыштырдык. Тик торырга вакыт булмады. Эштә янгыннарга чыккаладык, өйрәнүләр үткәрдек. Кызганыч, пожарлар булгалап тора. Шунысы яхшы, күз генә тимәсен, ут белән бәйле кеше үлемнәре юк, Ходай сакласын!
Марина Иванова (Ульяновка): - Узып баручы елда безнең авылда күптән көтелгән вакыйга булды, балалар бакчасы ачылды. Искиткеч матур бина. Мин дә шунда эшкә урнаштым. Хәзер бакча - унбер кеше өчен эш урыны. Бирегә Ульяновкадан, Сосновкадан, Девичья Полянадан, Тукай поселогыннан барлыгы утызга якын бала йөри. Ә үзебезнең гаиләдә улыбыз -икенче балабыз Саша туды. Мин эштә вакытта аны әбисе белән бабасы карыйлар. Иң кече сеңлебез Юляны быел Әлмәт егетенә кияүгә бирдек, туйларында күңел ачып кайттык. 2015 ел вакыйгаларга чыннан да бай булды. Каенатам Владимир Сергеевичның, иремнең юбилеен уздырдык. Ике яктан да туганнар шактый, күбәү җыелыштык. Әйтергә онытып торам, иремнең туганнарының да балалары туды бит әле. Берсенә Степан, икенчесенә Ева дип бик матур исемнәр куштылар. Без яңа ел алдыннан машинабызны яңартмакчыбыз. Гаиләбез өчен монысы да вакыйга.
Фәнил Минһаҗев (Туймәт): - Мин гаиләле булдым. Югары Кәминкә авылы кызы Фәнзилә белән өйләнештек. Шөкер, туйлар бик матур үтте, ике яктан да әти-әниләргә, туганнарга рәхмәт. Дуслар да туйны кызык булды, диделәр. Без Әлмәттә төпләнмәкчебез, монда эш табуы кыен. Авылны да ташламабыз, ара ерак түгел, машинабыз бар, кайтып йөриячәкбез.
Светлана Севастьянова (Чирмешән): - 2015 ел безнең гаилә өчен бик тотрыклы, тыныч булды. Кызыбыз Катя Шентала медицина училищесына укырга керде, укуы яхшы, тырыша. Улыбыз киләсе елга беренчегә барачак, аны сәнгать мәктәбенә дә йөртәбез.
Ял көннәрендә без авылда инде, Мордва Афонькәсендә. Анда әти-әниләр малны күп асрыйлар. Шунлыктан әби-бабайлары янында балаларга да эш җитәрлек. Быел җыйнаулашып 30 баш каз үстердек. Җәй буе Шешминка артындагы болынлыкта, калкулыкларда рәхәтләнеп җиләк җыйдык, 7-8 чиләк кенә булгандыр, кайнатмасын балалар аеруча ярата. Анда-монда бармасак та, әйтәм бит, бу ел яхшы булды. Финанс ягына килсәк, үзебез дә эшлибез - эш хакы алабыз, әти-әниләргә дә рәхмәт, елдагыча, быел да бик булышып тордылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы 2015 ел