Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнгә “яшел зонага“ эләгергә кирәк

Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру нә­тиҗәләре буенча республика күрсәткечләреннән шактый калышабыз. Мәгариф тармагының тагын кайбер башка юнәлешләре буенча, кызганыч, эшебез канәгатьләнерлек түгел - Чирмешән "кызыл зонада". Ник алай? Район укытучыларының традицион август киңәшмәсендә мөгаллимнәребез бу сорауга да җавап табарга тырышты. Дөрес, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Хаммәткамил Хәкимов җыендагы чыгышын әү­вәл яхшы...

Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру нә­тиҗәләре буенча республика күрсәткечләреннән шактый калышабыз. Мәгариф тармагының тагын кайбер башка юнәлешләре буенча, кызганыч, эшебез канәгатьләнерлек түгел - Чирмешән "кызыл зонада". Ник алай? Район укытучыларының традицион август киңәшмәсендә мөгаллимнәребез бу сорауга да җавап табарга тырышты.

Дөрес, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Хаммәткамил Хәкимов җыендагы чыгышын әү­вәл яхшы хәбәрләрдән баш­лады. Сөенечле вакыйгалар бар, байтак, бигрәк тә эш шартлары ягыннан. Әнә Ульяновкада 50 урынга исәпләнгән менә дигән балалар бакчасы, Девичья Полянада башлангыч мәктәп өлгерде. Әмир балалары авылда ачылган өр-яңа мәктәп-балалар бакчасында тәрбия, белем алачак.
Чирмешәндә дә зур, 80 урынга балалар бакчасы төзелә. Мәктәп, бакча биналары, күреп торабыз, нык матурайды соңгы елларда. Быел Күтәмә, Иске Котыш, Туймәт мәктәп­ләре, Ивашкино балалар бакчасы бинасын капиталь ремонтлап куйдылар. Иң мөһиме - балалар гына булсын, ишекләренә йозак эленмәсен.
- Узган уку елында балаларны башка мәктәпләргә 14 автобус белән йөртеп тә укыттык. Шөкер, бәла-казасыз. Кызганыч, авто­бусларны кышын кертү өчен җылы гаражларыбыз юк, тукталыш павильоннары булмау, начар юллар - болары да зур проблемалар, - ди мәгариф бүлеге җитәкчесе.
Дөрес, киңәшмәдә район җитәкчелеге бу мәсьәләләрне акрынлап хәл итәргә ышандырды.
Яңа уку елында 457 укытучы белем бирәчәк. Алар җәен дә хезмәт куеп, мәктәпләрне яңа уку елына әзерләде. Бу яктан яңаэлмәлелеләр бик тырышкан. Республика бәйгесенең зона этабы финалында ук икенче урын алган бу мәктәпне (директоры Вячеслав Мельников) 750 мең сумлык сертификат белән бүләкләгәннәр. Районннан да 10 мең сум бирделәр. Хаммәткамил Хәкимов әйтүенчә, Әккәрәй мәктәбе исә, узган уку елы йомгаклары, укыту сыйфаты буенча - лидер. Аларны һәм Чирмешәннең "Чишмәкәй" балалар бакчасын да, яхшы эшләгәннәре өчен, муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. 20шәр мең сум сертификат та хезмәткә хөрмәт. Ә Иске Кади мәктәбе укучылары бакчаларында ниләр генә үстермиләр. Конференциядә дә мактадылар үзләрен. Балалар бакчалары арасында яңа уку елына район үзәгендәге "Ландыш" балалар бакчасы иң яхшы әзерләнгән дип танылды.
Быел 13 ветеран укытучыны олылап, сәхнәдә чәчәкләргә күмеп, лаеклы ялга озаттылар. Аларга алмашка 10 яшь белгеч кайткан (узган ел берәү иде). Алинә Сафина 1 нче Чирмешән мәктәбендә -
химия, Сосновкадан Юлия Тимирясова Ульяновкада физик тәрбия дәресләрен алып барачак. Иске Кади авылы килене Диләрә Гыйрфанова - физика, математика, Чирмешән кызы Назлыгөл Мингулова Иске Үтәмештә - рус теле һәм әдәбияты, Түбән Кәминкәдән Айгөл Шарапова Бәркәтәдә - тарих, җәмгыять белеме, Татьяна Калмыкова Яңа Элмәледә - математикадан, Антонина Вяткина шул ук мәктәптә башлангыч сыйныфларга керәчәкләр. Александра Альмендеева Түбән Кәминкә мәк­-
тәбендә - информатика, математика, Софья Нерсесова кадетларда музыка укытырга билгеләнгәннәр. Гөлүсә Моратшина район үзәгендәге "Чишмәкәй" балалар бакчасына укытучы-логопед булып урнаша.
Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча безнең район шактый калыша дидек. Математика, җәмгыять белеме, информатика, география фәннәреннән баллар түбәнәйгән. Бу хакта киңәшмәдә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының профессиональ белем бирү идарәсе начальнигы Илдар Яруллин да әйтте.
Ә имтиханнар нә­тиҗәләре буенча Чирмешән лицее, 1 нче Чирмешән мәктәбе, Күтәмә мәктәбе алдынгылар рәтендә. Район мәгариф бүлеге БДИ күрсәткечләрен күтәрү максатынада бу уку елында мәҗбүри предметлар буенча квартал саен сынау имтиханнары бирү, рус теле һәм математикадан "йомшаграк" укучыларны "тарта төшү" өчен башка мәктәпләр укытучыларын да чакырып өстәмә дәресләр үткәрүне оештырырга ниятли.
-Күрсәткечләребезне яхшырту өчен балада фәнгә ничек булса да кызыксыну уятыр­га тырышырга тиешбез. Дәресләрдән соң бераз калып, укучылар белән дә эшләмичә булмый. Вакытыңны кызганмасаң, нәтиҗәсе бар. Нишләтәсең, безнең һөнәр белән "чир­ләргә" кирәк, - ди 1нче Чирмешән мәктәбеннән 35 ел стажлы укытучы Людмила Баляева. Әлеге мөгаллимәнең укучылары инде ничәмә ел имтиханнарда югары баллар җыя. Гомумән, бүген рус теле укытучыларының эшен яхшы бәяләделәр җыенда.
Спортта сынатмый безнекеләр. Быел мәктәп укучыларының рес­публика спартакиадасында район командасы үз төркемендә беренче урынга чыкты.Укытучылары Фаиз Билаловка, Андриян Тимирясовка, Вячеслав Мельниковка, Марина Колесниковага, Николай Емельяновка аеруча зур рәхмәт. Әмма бер мичкә балны бер кашык дегет боза дигәндәй, без ГТО нормаларын тапшыру буенча артта икәнбез. 2391 укучының бары 549ы гына сәламәтлекләре белән бәйле әлеге сынауга үткәрелгән. Әлеге уңайдан район үзәк больницасы баш врачы Рафаэль Габдрахманов мондый факт китерде. Быел беренче сыйныфка баручы 233 баланың сәламәтлеген тикшергәннәр. Шуның бары берсе генә сәламәтлек буенча иң югары беренче төркемгә керә, ягъни бар яктан да сау-
сәламәт дигән сүз. Ә бит моннан хәтта 10-15 ел элек кенә хәл яхшырак булган. Күпчелек очракта, аз хәрәкәтләнү: телевизор, компьютер янында күп утыру, дөрес тук­ланмау мәктәп укучыларының буй-сынын боза, яссы табанлылык, ашказаны-эчәк авыруларын китереп чыгара.
Быел 45 яшүсмер кичен "комендант сәгате"ндә урамда йөргән. Аларның тәртибен махсус комиссиядә тикшергәннәр. Монысын "Чирмешән" муниципальара полиция бүлеге җитәкчесе Фаяс Минһаҗев әйтте. Ата-аналар балаларына күз-колак булыр­га тиеш.
Шушы җитди сөйләшүләрдән соң, гадәттәгечә, бу көнне бик күп укытучыларны бүләкләделәр. Бик күпләр тырыш хезмәтләре өчен акчалата грантларга, гра­моталарга ия булды. Ни генә дисәк тә, тәҗ­рибәле, үз эшенә бирелгән укытучылар бай­так бездә. Шунлыктан бүгенге җитешсезлекләребез вакытлы гына булсын, "кызыл зона" дан безнең район да "яшелләр" - алдынгылар арасына чыгар. Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да укытучылырыбызга шуңа ышаныч белдереп, аларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

Автор фотолары.

Чарадан күбрәк фотолар: http://www.nashcheremshan.ru/ru/component/k2/item/6866-avgustovskoe-soveschanie-uchiteley-v-cheremshane-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы август киңәшмәсе