Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнгә шәһәрдән дә килеп укыйлар

Белем көнендә тантаналы линейка ясап, Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалына тагын 70 укучы кабул иттеләр. Хәзер монда барлыгы 211 егет һәм кыз белем ала. Тугызынчы сыйныфны тәмамлап килүчеләр техникумда пешекче, бухгалтерия хисапчысы (учетчик) һөнәренә укыячак. Быел әлеге төркемдә бер егет тә белем алмакчы. Авыл хуҗалыгын механикалаштыру бүлегендә дүрт ел укыйсы....

Белем көнендә тантаналы линейка ясап, Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалына тагын 70 укучы кабул иттеләр. Хәзер монда барлыгы 211 егет һәм кыз белем ала.

Тугызынчы сыйныфны тәмамлап килүчеләр техникумда пешекче, бухгалтерия хисапчысы (учетчик) һөнәренә укыячак. Быел әлеге төркемдә бер егет тә белем алмакчы. Авыл хуҗалыгын механикалаштыру бүлегендә дүрт ел укыйсы. Егетләр монда техник-механик белгечлеге ала, алар тракторист-машинист, "С" категорияле машина йөртүче, ремонт слесаре һөнәрләрен үзләштерәләр.
11 не тәмамлаучылыр 10 айда электромонтер һөнәрен өйрәнә.
Студентлар арасында күрше Әлмәт, Шентала районнарыннан, Нурлат шәһәреннән дә килеп белем алучылар бар икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Нурлат филиалы аграр техникумы