Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге музейга моряклар килде

Су асты моряклары көне уңаеннан, туган як тарихы музеенда әлеге гаскәрләрдә хезмәт иткән райондаш моряклар очрашты.

Районда су асты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр күп түгел, чөнки хәзер срочный хезмәттәге егетләрне бу гаскәрләргә алмыйлар. Очрашуга бишәү генә килгәннәр. Алар инде олылар, иң яше дә 50не узган.

Күтәмәдән Анатолий Аброськин, Ивашкинодан Сергей Кудряшев, Чирмешәннән Самат Хәйруллин, Габделәхәт Ганеев, Владимир Кузнецовлар чәй табыны артында яшьлекләрен, армия елларын исләренә төшерделәр. Бу бәйрәмне искә алып, кунакка чакырганнары һәм хатирәләрен яңартырга мөмкинлек биргәннәре өчен музей хезмәткәрләренә рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар элек диңгездә йөзгәннәр.

Краеведческий музей архивы фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән музей