Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә үзмәшгульлекне документлаштыручылар күбәя бара

Районда «Һөнәри керемгә салым» дигән үзмәшгульлек (самозанятость) системасында 413 кеше теркәлгән.

Яңа салым режимыннан, нигездә, төрле өлкәдә хезмәт күрсәтүчеләр: йөк ташучылар, кием салым тегүчеләр, чәчтарашлар, маникюр осталары, эретеп ябыштыручылар, төзүчеләр файдалана.

2019 елда илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, үзмәшгульлек буенча «һөнәри керемгә салым» режимы эшли башлаган иде. Бу сынау проекты, ягъни тәҗрибә буларак гамәлгә ашырылды.

-Быел әлеге режим илебезнең бөтен субъектларында да кертелде. 2020 нче елның 1 июненнән “Минем салым” мобиль кушымтасында теркәлгәннәргә һәм быел теркәлүчеләргә 12130 сум күләмендә өстәмә салым бонусы керә, - ди төбәк вәкиле Ленар Камалов. - Моңа кадәр әлегә системада теркәлүчеләргә ул 10 мең сум күләмендә күчерелә иде. Димәк, салымнар түләр өчен гомуми бонус 22130 сум тәшкил итәчәк, билгеле, аның күләме салым түләгән вакытта һәр тапкыр кимиячәк. Салымны киләсе айның 25 числосына кадәр түләргә кирәк.

Яңа махсус режимга бөтен эшмәкәр дә күчә алмый, моның өчен берничә шарт үтәлергә тиеш. Әйтик, алар үз эшчәнлекләреннән генә керем ала,  хезмәт килешүе төзегән эш бирүчесе юк, эшчәнлекләрен алып барган очракта өстәмә кеше ялламыйлар.

Тулырак мәгълүматны ТР эшмәкәрлек яклау фондының төбәк вәкиле Ленар Камаловтан белешеп була. Телефоны – 89046766781.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X