Чирмешәндә җылыту сезоны башланды
Безнең районда

Чирмешәндә җылыту сезоны башланды

Чирмешән районында җылыту казаннарын кабызалар.

-Безнең карамактагы 53 объектның яртысыннан күбрәге җылылык челтәрләренә тоташтырылды, - ди “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” директоры Илнар Җамалтдинов. – Беренче чиратта җылылык мәгариф учреждениеләренә бирелде. Чирмешәндәге үзәк котельныйның да казаннарын кабыздык. Бүген – иртәгә район үзәк больницасына, атна дәвамында барлык социаль объектларга да җылы җибәреләчәк.

Торак йортларга җылылык бирү тәүлеклек һава температурасына бәйле. Ягу-җылыту чоры биш көн рәттән һава температурасы 8 градустан түбәнрәк булгач башлана.  Уртача тәүлеклек температура иң югары көндезге температура һәм иң түбән төнге температура суммасыннан исәпләнә.

фото: Кадыйр Гомәров

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев