Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Үз теләге белән Украинага киткән якташыбыз һәлак булган

Евгений Зорин кораллы көчләр сафына үзе теләп, контракт буенча киткән. Ул быел, 1 июньдә солдат формасы кия. Донецк һәм Луганск республикаларын азат итү буенча махсус хәрби операция барышында 13 июльдә һәлак була.

Соңгы елларда район үзәгендә яшәгән Евгений Зоринга 42 яшь иде. Ул Күтәмәдә туган, анда әти-әнисе яши. Солдатның хатыны, 12 яшьлек улы, 14 яшьлек кызы калды.

Якташыбыз, рядовой Евгений Александрович Зоринны соңгы юлга хөрмәт күрсәтеп озатуда туганнары, авылдашлары, хезмәттәшләре, район һәм авыл җирлеге җитәкчеләре, район халкы, Аксубай районыннан килгән хәрби хәрәкәтләр ветераннары, дин әһелләре дә катнашты. Ватан азатлыгы өчен яуда гомере өзелгән якташыбыз турында мактау сүзләре әйтелде, бик аралашучан, хезмәт сөючән, тәртипле, уңган, үрнәк кеше, илебез патриоты иде, диделәр.

Хәрби хезмәткә киткәнче, Евгений Александрович “Нурлатнефть” оешмасында эшләгән. Армия хезмәте вакытында Төньяк Кавказда да булган.

– Ул Ватаныбыз азатлыгы өчен гомерен бирде, батырларча һәлак булды. Евгений Александровичның туганнарының, якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район үзәгендәге Мәңгелек ут янында үткән кайгылы митингта.

Митингта федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе начальнигы урынбасары Айрат Хәсәнов, Үзәк хәрби округы хәрби инспекторы Анатолий Молоствов, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов һәм башкалар да чыгыш ясады.

Кыю солдатны Чирмешәннең яңа зиратында җирләделәр. Тыныч йокла, Ватан сакчысы!

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X