Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә укучыларга “Ришвәт бирмим!“ дигән язулы ручкалар бирделәр

Нәрсә ул ришвәтчелек һәм аның белән ничек көрәшергә? Яшьләр ял итү үзәге һәм республика Аграр яшьләр берләшмәсенең район бүлекчәсе оештырган чарада мәктәп укучыларына шул хакта сөйләделәр. Ришвәтчелеккә каршы "Күрәм, ишетәм, сөйлим" дип аталучы республика программасы кысаларында, лицейда үткән бу чарага район үзәгенең барлык мәктәпләреннән дә укучыларны дәшкәннәр. Алар каршында район...

Нәрсә ул ришвәтчелек һәм аның белән ничек көрәшергә? Яшьләр ял итү үзәге һәм республика Аграр яшьләр берләшмәсенең район бүлекчәсе оештырган чарада мәктәп укучыларына шул хакта сөйләделәр.

Ришвәтчелеккә каршы "Күрәм, ишетәм, сөйлим" дип аталучы республика программасы кысаларында, лицейда үткән бу чарага район үзәгенең барлык мәктәпләреннән дә укучыларны дәшкәннәр. Алар каршында район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин, район прокуроры ярдәмчесе Михаил Пронин һәм Чирмешән авылының полиция участок инспекторы Марат Кәбировлар чыгыш ясады.
Яшьләр коррупция турында беләме? Оештыручылар анкеталар таратып, укучыларның бу уңайдан фикерләрен дә белештеләр. Җыенда катнашучыларга коррупциягә каршы язылган календарьләр, наклейкалар, "Ришвәт бирмим!", "Ришвәт алмыйм!" дигән язулы ручкалар да бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ришвәткә каршы коррупциягә юк!