Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә хәрби комиссариатларның 100 еллык юбилеен билгеләп үттеләр

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариаты хезмәткәрләре дә 100 еллык юбилейлары уңаеннан мул табын артына җыелдылар, билгеле иң-иңнәр бүләкләргә дә лаек булды. Хәрби комиссариатларның һөнәри бәйрәмнәре тарихы 1918 елдан башлана.

Районда (ул вакытта Беренче Май районы) хәрби комиссариат 1933 елның 27 октябрендә оеша. Кызганыч, райондагы беренче, шулай ук, Бөек Ватан сугышы елларында бу өлкәдә зур хезмәт башкарган хәрби комиссарлар хакында мәгълүматлар сакланмаган. 1948 елдан алып бүгенгәчә бу постта унике хәрби хезмәт иткән. 1948дән 1951 елга кадәр - Шәйдуллин, 1951дән 1955кә кадәр – Н. Бутаков, 1955-1963 елларда - С.Ковалев, 1965-1969 елларда - А. Хитров. 1969елдан 1974кә кадәр - В.Завражин, 1974тән 1978гә кадәр - Я. Абдуллин, 1978 елдан 1982гә кадәр - М. Исмәгыйлев, 1982-1988 елларда - В. Нигъмәтуллин, 1988-1989да - У. Мифтахов, 1990нан 1994кә кадәр - М. Камалов, 1994- 2006 елларда һәм бүген дә - Д. Палаткин, 2006 елдан 2012гә кадәр Р. Идрисов комиссарлар булганнар.

Билгеле, бу бәйрәм хәрби комиссариат хезмәткәрләренә үткәннәрне искә алырга, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясарга һәм иң яхшыларны бүләкләү өчен җирлек булды. Россия Хәрби Көчләрендә 39 ел хезмәт иткән, шуның 20 елдан артыгын хәрби комиссариат белән җитәкчелек иткән Дмитрий Палаткин район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Финанс-икътисад эше буенча хәрби комиссар ярдәмчесе Валентина Портнова, мобилизация бүлекчәсе начальнигы Самат Хәсәншин, сер-секрет часте начальнигы Мария Евдокимоваларга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Гомерләре буе яшь буынга патриотик тәрбия биргән, эшләрен яратып башкарган һәм лаеклы ялда булсалар да хезмәттәшләренең эшләре белән кызыксынып торучы һәм ярдәм итәргә әзер булган ветераннары белән дә мактана ала безнең хәрби комиссариат.

Отставкага чыкканннан соң 7 ел район хәрби комиссариатында секрет часте начальнигы вазыйфаларын башкарган Владимир Кузнецов бәйрәмгә кунак булып килгән.

-Мин инде хәзер Самара шәһәрендә яшим, шулай да юбилей бәйрәменә кайтмыйча йөрәк түзмәде, чакырулары өчен рәхмәт, - ди 72 яшьлек ветеран. - Бергә эшләгән хезмәттәшләрем белән очрашу үзе бер шатлык, күпме хатирәләр яңарттык, туган ягыма кайтырга бер сәбәп тә булды.

Инде бер елдан артык хәрби комиссариат Чирмешән һәм Аксубай районнырында да эш алып бара. Элек үзләре мөстәкыйль эшләгән Аксубай хәрби комиссариатының ветераннары бу бәйрәмдә кунак булып катнаштылар.

-Минем хезмәт кенәгәсендә бары бер генә язу, 30 ел хәрби комиссариатта эшләдем, - ди мобилизация бүлекчәсе җитәкләгән Мария Красноярская. - Мин яшьтән үк полиция бүлегендә яки хәрби комиссариатта эшләргә хыялландым һәм бу теләгем тормышка ашты. Эшем тынгысыз иде, хәрби өйрәнүләр вакытында төн уртасында да өйдән чыгып китәргә туры килде, шулай да хезмәтемне яраттым. Әле лаеклы ялга чыккач та бераз эшләдем. Ярдәм сорап килүчеләргә булышырга мин гел әзер. Үзебездә хәрби комиссариат беткәнгә генә йөрәк әрни.

Сүз уңаенда, хәрби комиссариатта 15 кеше эшли, шуларның берсе Аксубайда документ эшләрен алып бара.

Әйе, хәрби комиссариат хезмәткәрләренең эшләре тынгысыз, хәрби хезмәткә чакырылыш вакытында аеруча. Юбилейдан соң аларга ял эләкмәде, язгы чакырылышта хәрби хезмәткә китәчәк егетләр хәрби врачлык комиссиясе уздылар.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешән районы хәрби комиссариатының 100 еллык бәйрәменнән 30 фото (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән