Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә хат ташучылар "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясендә кунакта булдылар

Район газетасы редакциясенә Чирмешәндә хат ташучылар кунакка килде.

“Түгәрәк өстәл” артында алар һәм журналистлар почта хезмәте, газета чыгару эшчәнлеге турында фикер алыштылар, матбугатка язылу барышын анализладылар.

Елена Зотова һәм Елена Федорова хат ташучы булып озак еллар эшлиләр, аларны мактап кына торалар. Тагын бер Елена – Гладкова бу хезмәттә бер генә ел.

-Бар да ошый, - ди ул. –Безне, газета-журналларны да гел көтеп алалар. Пенсия дә таратабыз. Кайвакыт табынга, чәйгә кыстыйлар, моңа, билгеле, күңел була.

2019 елның беренче яртысында алдыру өчен, әлегә “Безнең Чирмешән”-“Наш Черемшан”га 2800 заказ карточкасы тутырылган.

Еленалар район газетасын аеруча яраталар, эш көннәрен аны укудан башлыйлар икән.

-Бәйрәмнәр, озын яллар тирәсендә, газета чыкмый торса, халык, юксынып, безгә мөрәҗәгать итә, - ди  150 йортка “Безнең Чирмешән” һәм “Наш Черемшан”ны китерүче Елена Зотова. –Район үзәгендә биш кеше почта таратабыз, көненә бик зур ара узабыз. Моңа күнеккәнбез.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев