Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән юллары шомарачак

"Татавтодор" җәмгыяте Аксубай филиалының "Чирмешән" юл ремонт-төзелеш участогы быел район территориясендәге 9 километрлап юлны шомартырга - капиталь ремонт үткәрергә планлый. -Юлның аслыгын ныгыту өчен 33 мең тонна вак таш кирәк, әлеге төзелеш материалы Нурлатка кайтты, вагоннар бушатыла, - ди участок начальнигы урынбасары Исхак Әбүнәгыймов. - Аларны ремонт булачак участокларга ташып...

"Татавтодор" җәмгыяте Аксубай филиалының "Чирмешән" юл ремонт-төзелеш участогы быел район территориясендәге 9 километрлап юлны шомартырга - капиталь ремонт үткәрергә планлый.

-Юлның аслыгын ныгыту өчен 33 мең тонна вак таш кирәк, әлеге төзелеш материалы Нурлатка кайтты, вагоннар бушатыла, - ди участок начальнигы урынбасары Исхак Әбүнәгыймов. - Аларны ремонт булачак участокларга ташып куябыз. Комның 21 мең тоннасын әзерләдек, тагын 6 мең тоннасын гына кайтарасы калды.

Юлчылар быел Шешминка белән Андреевка арасындагы - 1 километр 800 метр, Казанка борылышыннан "Болгарнефть" җәмгыяте конторасына кадәр 3 километр 300 метр юлны ремонтларга ниятлиләр. Зур трассаның Кызыл Яр поселогы янындагы нык ватылган 2 километр 200 метр өлеше һәм Бәркәтә борылышыннан Елховой авылы янындагы чиккә кадәр 1 километр 695 метр ара да шомарачак.

Көннәр җылыту белән участокның асфальт ясау заводы да эшләтеп җибәреләчәк, юлчылар чокыр-чакырларны "ямау" эшенә керешәчәк.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined шомарачак юллары