Чирмешән юллары шомарачак
"Татавтодор" җәмгыяте Аксубай филиалының "Чирмешән" юл ремонт-төзелеш участогы быел район территориясендәге 9 километрлап юлны шомартырга - капиталь ремонт үткәрергә планлый.
-Юлның аслыгын ныгыту өчен 33 мең тонна вак таш кирәк, әлеге төзелеш материалы Нурлатка кайтты, вагоннар бушатыла, - ди участок начальнигы урынбасары Исхак Әбүнәгыймов. - Аларны ремонт булачак участокларга ташып...