Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән юлчыларының - киеренке вакыт

Быел Утыз Имәнгә алып баручы олы юлда да капиталь ремонт башланачак, аның бер өлеше шомарачак. Анда күпер дә ясау планлаштырыла.

“Татавтодор”ның райондагы участогы начальнигы Наил Котбиев әйтүенчә, Андреевка һәм Кармыш юнәлешендәге юлларда бетон эшләрен төгәллисе, юл билгеләрен куеп бетерәсе бар. Кузай-Нурлат-Чирмешән юлында (Иске Котыш юлы) өлешчә асфальт түшәләчәк.

Соңгы вакытта участок бригадалары юллардагы төрле урыннарда чокыр-чакырны ямаганнар, павильоннарны чистартканнар, кайберләрен буяганнар.

-Юл билгеләрен дә турайтабыз, кирәк икән, яңадан буйыйбыз, - диде участок начальнигы. –Гомумән, кызу вакыт, сезонны башладык.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев