Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә сан алучыларга волонтерлар ярдәм итә

Чирмешән мәктәпләренең кайбер өлкән сыйныф укучылары Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе барышында булышырга, волонтер булырга бик теләп ризалашканнар.

Актив кызлар (Азалия Мортазина, Камилә Гайнуллина, Любовь  Султанова, Алия Мәгъсумова) ярдәме һич артык түгел.

Волонтерлар халык санын исәпкә алуны үткәрмиләр, аларның бурычлары – компьютер белән эшли алмаучы кешеләргә күп функцияле үзәктә урнаштырылган компьютерларда бу эшне үзләре башкаруда булышу.

Волонтерлар һәр көнне, төштән соң, үзәктә кизү тора. Алар сан алу участогына килгән кешеләргә җанисәпне төрле ысуллар белән үтү мөмкинлеге, шулай ук онлайн җавап бирү тәртибе турында аңлаталар, сорауларга җавап һәм консультация бирәләр.

Бөтенроссия сан алу сорауларына җавап бирү өчен күп функцияле үзәктәге алтынчы тәрәзәгә килеп инструкторга да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

фото: Кадрия Гамирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев