Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән урманчылары тарихы валны чистарта

“Татарстанның чиста урманнары” республика табигатьне саклау акциясенең көзге этабы старт алды. Ул 13 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Яз һәм көз көннәрендә оештырылучы әлеге акцияләр республиканың урман фонды территориясен каты көнкүреш калдыкларыннан, коры-сары һәм ауган агачлардан чистартуны, аншлаг һәм урман буйларындагы ял итү урыннарын ремонтлауны һәм яңартуны максат итеп куя.

-Безгә караган 36 мең гектардан артык урманның бөтен җиренә дә барып җитү мөмкин түгел. Шуның өчен без авылыбызга якын урнашкан урманны – валны тәртипкә китерергә булдык, - диде Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин. – 25 сентябрьдә, шимбә көнне, урманчылык һәм урман хуҗалыгы коллективлары җыелышып валга өмәгә чыгарга планлыйбыз. Безгә теләгән һәр кеше кушыла ала, волонтерлар ярдәменнән дә баш тартмыйбыз. Булдыра алган кадәр тарихи валыбызны җыештырырга, каты көнкүреш калдыкларын җыярга, корыган агачлардан арындырырга уйлыйбыз.

Бу көнне район урманчылыклары да үз территорияләрендәге урманнарны тәртипкә китерәчәк. Бу акциягә авыл җирлекләре Советлары һәм мәктәп коллективлары да кушылачак.

Урманчылар язгы акция барышында да валдан машина-машина корыган агач, ботаклар, каты көнкүреш калдыклары җыйганнар. Шулай ук аншлаглар яңартылган, урман буйларына куелган ял итү урыннары – беседкалар буялган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев