Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән урман хуҗалыгы питомнигында кызыл шомырт үсентесе дә бар

Чирмешән урман хуҗалыгының Казанка һәм Светлогорский участок урманчылыклары территорияләрендәге ике питомнигындагы агач, куак үсентеләре 11 гектардан артык мәйдан били.

Питомникта нарат, чыршы, карагач, тирәк, корычагач, сәрви, спирей, миләш куаклары үсә. Үткән көздә кызыл шомырт орлыклары чәчкәннәр. Бу агач үсентесе көзгә утыртырлык булырга тиеш.

-Быел имән яхшы уңыш бирсә, аның чикләвекләрен җыеп чәчәргә ниятләп торабыз, - ди Казанка урманчылыгы лесничие Марс Рәхимҗанов. - Мәңге яшел нарат һәм чыршыларга өстенлек бирәбез, әлеге агачларны тагын ярты гектарда чәчәргә уйлыйбыз. Гадәттә, үсентеләр питомникта ике ел үсә.

Питомниктагы үсентеләрнең күпчелеге урман фондын яңартуга, урман полосалары утыртуга тотыла. Үткән ел 28 гектарда дәүләт урман фонды утыртылган. Бәркәтә янындагы чокыр һәм ерганакларда да 30 гектарда мәйданда яшь үсентеләр тамыр җибәргән. Агымдагы елда янә шул кадәр мәйданда урман фондын яңарту планлаштырыла.

“Урман утырту көне”ндә урманчылар яшь үсентеләрне, территорияләрне, парк-скверларны яшелләндерү, урман утырту максатында, район оешмаларына да тарата. Сүз уңаенда, быел бу акция 5 майда узачак.

Җәй айларында питомникта эш күп, үсентеләрне карап, чүп үләннәреннән арындырып, төпләрен йомшартып торырга кирәк. Бу вакытта алар сезонлы эшчеләр алалар, мәктәп укучылары да аларның төп ярдәмчеләре.

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән