Чирмешән урамында - “Атлаучы автобус”
Безнең районда

Чирмешән урамында - “Атлаучы автобус”

“Ромашка” балалар бакчасында (Чирмешән) тәрбияләнүче сабыйлар шушындый исем астында узучы Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

Балалар “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең район бүлеге начальнигы Лилия Сафина, ЮХИДИнең район бүлекчәсе административ практика инспекторы Сергей Барабашкин җитәкчелегендә җәяүле прогулкага чыгып, юлларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турындагы белемнәрен ныгыттылар.  Юл инспекторлары аларга юлны чыкканда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында тагын бер кат исләренә төшерде. 

Әлеге чара балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, балаларның юл хәрәкәте өлкәсендәге белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгыту максатыннан үткәрелде.

Автор фотолары

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев