Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Урманасты Үтәмештә 100 ел элек ачлыктан үлгән авылдашлар каберенә таш һәм чардуган куйдылар

Урманасты Үтәмеш авылында 1921 нче елгы ачлыктан 80ләп кешенең гомере өзелә, аларны бер каберлеккә җирләгәннәр.

Авылдашлар күптән түгел шушы мәрхүмнәр  рухына корбан чалдырдылар. Халык акчасына зираттагы шушы туганнар каберлегенең өстенә чардуган, таш ясатып куйдыру эшләрен башладылар.

-Каберлек урыны хакында картлардан ишетеп белә идек. Аны Моратша бабай кабере өстенә утыртылган зур каенннан чамаладык, ул каен ауды инде. Аннан соң каберлек зур траншея рәвешендәрәк, бераз убылып та тора, - ди авыл ветераны Әкрәм Исхаков. – Шушы каберлек өстен төзекләндерү эшендә катнашкан, үз өлешен керткән һәркемгә – авылда һәм читтә яшәүчеләргә Аллаһының  рәхмәте яусын.     

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X