Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында үзсалым акчасына мәктәп укучылары өчен тукталыш павильоннары куялар

Агымдагы елда берничә авыл җирлегендә үзсалым акчасына мәктәп автобуслары өчен тукталыш павильоннары куярга планлаштырганнар.

Туймәттә авылында 151 мең сум үзсалым акчалары җыелган, республикадан дүрт тапкыр күбрәк – 604 мең сум акча бирелгән.

-755 мең сум акчаның әлегә 300 мең сумы тотылды, - ди Туймәт авыл җирлеге башкарма комитеты бухгалтеры Фәнисә Кәримова.

Акчаның бер өлешен, елдагыча, урам яктыртуына, юллар чистартуга тотылачак. Су башнясын да буярга кирәк. Тагын бер өлеше укучылар өчен  тукталыш павильонын ясарга юнәлдергәннәр.

-Укучыларга төрле һава шартларында автобус көтеп торырга туры килә, - ди Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов. – Тукталыш павильоны бик кирәк иде. Инде аны урнаштыру буенча эшләр төгәлләнеп килә. Үзсалым акчасына шулай ук Мәктәп урамындагы чокырларны да ямап чыктык.

Күтәмә авыл җирлегендә халык акчасына тракторга тагу өчен роторлы чапкыч алганнар.

Мордва Афонькәсе авыл җирлегендә дә үзсалым акчасына Ишлинкадагы тукталыш павильонын тәртипкә китерергә планлаштырганнар. Ачаларның бер өлешенә Мордва Афонькәсендәге су башнясын территориясен төзекләндерергә, тирәсен тотып алырга ниятлиләр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев