Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында үзсалым акчалары күпчелек кирәк дип тапкан эшләргә тотыла

Соңгы елларда авылларның йөзе нык үзгәрде. Республика программалары нигезендә төзелгән социаль объектлар авыл урамнарын бизәп тора, үзсалым акчаларына да торак пунктларны төзекләндерү буенча күп эшләнә.

Халыктан җыелган һәм республикадан күчерелгән акчага торак пунктларда урамнарны яктырталар, юллар төзиләр, зиратларны, чишмәләрне төзекләндерәләр, башка кайбер мөһим эшләр башкаралар.

Түбән Кармалка авыл җирлегендә 2017 нче елда үткән референдум нигезендә 82 мең 750 сум акча җыелган, республикадан дүрт тапкыр күбрәк – 331 мең сум акча бирелгән булган. Нәтиҗәдә, быел җирлек авылларында 413 мең750 сум акчага: су башняларын буяганнар, коймаларын ремонтлаганнар; урам яктырткычлары урнаштырганнар, алмаштырганнар; ротор чапкыч алганнар. Акчаның бер өлеше юлларны тәртиптә тотуга киткән.

Яңа Кади авыл җирлегендә бу эшкә бик җаваплы караганнар һәм халыктан 138 мең 500 сум акча җыйганнар. Республика бюджетыннан, программа нигезендә, 554 мең сум акча күчерелгән һәм шактый зур сумма - 692 мең 500 сум килеп чыккан.

-Бу средстволарга Утыз Имәндә “Чәчәкле алан” чишмә территориясен төзекләндердек, зират өстен тәртипкә китердек, урам яктырткычларын яңартык, урнаштырдык. Хуҗасыз йортларның территорияләрен җыештырырга һәм тотып алырга, юлларны карап торырга да акча кирәк, - ди Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов.

Күтәмәдә узган елны балигъ булган һәр кешедән 300 сум үзсалым акчасы җыерга килешкән булганнар. Республиканыкы белән бергә биредә 511 мең 50 сум акча тупланган. Боларга һаман да шул урам яктырткычларын урнаштырганнар, ремонтлаганнар, алмаштырганнар, акчаның бер өлеше юлларны чистартуга тотылган, бер өлешенә Төньяк урамда юл ясалган.

Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков сүзләре буенча, быел җирлектә 186 мең сум үзсалым акчасы җыелган, республикадан 744 мең сум бирелгән. 930 мең сумга Түбән Кәминкәдә һәм Кара Чишмәдә су башняларын буяганнар, территорияләрен төзекләндергәннәр, зират территорияләрен дә тәртипкә китергәннәр, мотоборау сатып алганнар, акчаның бер өлеше юлларны карап торуга тотылган.

Үзара салым мәҗбүри салым түгел, ул – халыкның үз теләге белән җыелагн акча. Шуңа күрә аны җыю өчен халык фикерен ачыклана – референдум уздырыла. Быел ул 18 ноябрьгә билгеләнде. Җирлектәге халыкның яртысыннан артыгы үзсалым җыю кирәк дип тавыш биргәндә генә аны җыеп була. Әмма халыкның күпчелеге яклап кабул иткән карар калганнар өчен дә мәҗбүри санала, тискәре җавап биргәннәр дә салым түләргә тиеш.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев