Узган атнада район полиция бүлекчәсендә 43 хәбәр кабул иткәннәр. Әлеге чорда җинаять эшләре кузгатылмаган.
Бер хәбәр “ГЛОНАСС” системасы аша Кара Чишмә авылыннан ирешкән. Анда бер ир-ат белән хатын-кыз арасында тавыш чыккан. Полиция участок уполномоченныеннан районның икенче авылында чыккан гауга уңаеннан да рапорт кабул ителгән. Анда бер хатын-кызның башына сукканнар.
Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән - матди зыян белән, имгәнүчеләр юк.
Коронавирус чирен кисәтү максатында кертелгән тыюларны һәм чикләүләрне бозган өчен 30 беркетмә төзелгән.
фото: автор
Нет комментариев