Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында һәйкәлләр ремонтланган

Безнең районда яу кырында ятып калган сугышчылар истәлегенә һәйкәлләрнең күбесе узган гасырның 60нчы елларында куелган.

Соңгы елларда аларны төзекләндерүгә зур игьтибар бирелде. Кайбер авыллардагылары яңа төс алды, башкаларда –Казанкада, Утыз Имәндә, Яшәүчедә яңаларны төзеделәр.

Җиңү көне алдыннан авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан 52 объектны (20 һәйкәл, 6 обелиск, 8 стела, 5 мемориаль такта, Геройлар Аллеясындагы 10 бюст һәм башка истәлекле урыннар ) махсус комиссия тикшереп чыкты.

-Һәр авылда диярлек булып, һәйкәлләрнең торышына бәя бирдек. Авылларда өмәләр үткәреп һәйкәлләрне һәм алар тирәсен тәртипкә китергәннәр, -ди спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Лена Портнова.- Ульяновка, Мордва Афонькәсе, Түбән Кәминкә авыл җирлекләрендә урнашкан һәйкәлләр безгә аеруча ошады.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X