Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында сайлауларга старт бирелде

11 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын, 28 нче Түбән Кама округы буенча РФ Дәүләт Думасы депутатын һәм җирле Совет депутатларын сайлаулар башланды.

13 сентябрь бердәм тавыш бирү көне статусында калса, бүген һәм иртәгә исә - алдан тавыш бирү көннәре. Сайлауларны оештыру хакында Чирмешән районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин түбәндәгеләрне сөйләде:

-Әйе, 11,12 һәм 13 сентябрь көннәрендә иртәнге 8дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Бу коронавирус белән бәйле, сайлаучыларның куркынычсызлыгы өчен шулай эшләнә. Барлык 34 сайлау участогы да антисептиклар һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән.

Районда сайлау чылар исемлегендә 14516 кеше исәпләнә, сайлау комиссияләре составында 207 әгъза. Участокка кергәндә тавыш бирүчеләргә битлекләр бирелә. Ә комиссия әгъзалары битлекләр һәм пирчәткәләр кияргә тиеш.

Кабат искә төшерәм: сайлауларга паспорт белән килергә кирәк. Санитар куркынычсызлык максатында, аны комиссия әгъзаларына күрсәтү дә җитә. Алар исемлектә тамга куячак һәм бюллетень бирәчәк.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев