Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында санитар-экологик икеайлык башлана

Халыкның куркынычсызлыгын экологик яктан тәэмин итәрдәй итеп, торак пунктларны санитар чистарту, тәртипкә китерү максатында, район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән, 1 апрельдән 31 майга кадәр районда санитар-экологик икеайлык игълан ителде, ә 13, 20 апрельдә һәм 17, 24 майда Россия күләмендә өмә үткәрелә.

Районның торак пунктларын һәм район үзәге территорияләрен санитар чистарту буенча икеайлык эшләрен оештыру, координацияләү буенча оператив штаб, рейдлар үткәрү план-графигы төзелгән.

Авыл җирлекләре, предприятиеләр, оешма, учреждениеләр җитәкчеләренә санитар-экологик икеайлыкта һәм өмәләрдә халыкның активлыгын тәэмин итү өчен, хезмәт коллективларында аңлату, оештыру эшләре үткәрергә тәкъдим ителә. Икеайлык һәм өмәләр чорында “ГРИНТА” ҖЧҖеннән барлык төр техника, авто-транспорт, эшче көчләрне туплап чүп-чарны көнкүреш калдыклары полигонына ташу һәм сортларга аеруны тәэмин итү таләп ителә.

Чисталык һәм тәртип булдыруда, агачлар утыртуда мәктәп укучылары актив катнашачак.

Район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән, “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре“, урман хуҗалыгы, юлчылар оешмалары, полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре, райпо идарәсе һәм башка оешмаларга, предприятиеләргә конкрет бурычлар билгеләнде.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев