Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында исемлеккә кертелгәннәрдән 42 процент сайлаучы тавыш бирде дә

Кичә районда 5970 сайлаучы Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларда катнашкан, бу исемлеккә кертелгәннәрнең 42,21 проценты.

Бүген дә участокларга килүчеләр аз түгел.

Ивашкино, Андреевка, Мордва Афонькәсе, Туймәт, Шешминка, Түбән Кәминкә сайлау участокларында исемлеккә кертелгәннәрнең 60-51 проценты тавыш биргән.

-Сайлау  комиссияләре әгъзаларының күбесе тәҗрибәле, узган сайлауларда да катнашкан кешеләр, яңалары берничә генә, - диде район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. -Участокларга кирәк кадәр шәхси саклану средстволары бирдек, санитар-эпидемиологик хәлне исәптә тотып эшлибез.

Мәгълүм булганча, 17, 18, 19 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлана. Сайлауларга ике бюллетень бирәләр, берсе – партия исемлеге, икенчесе – бер мандатлы округлар буенча депутатлар сайлауга. Яңа Кади, Ульяновка, Югары Кәминкә, Күтәмә авыл җирлекләрендә депутатларны өстәмә сайлаулар да бу көннәргә билгеләнгән.

Сайлау участокларына бүген һәм иртәгә килеп тавыш бирергә мөмкин.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев