Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында февраль “характер“ күрсәтә

Бүген, ягъни үткән төндә, районның күпчелек авылларында һава температурасы нык суытты.

- Бездә, иртән термометр 32 градус салкын күрсәтте, - ди Лагеркада яшәүче Валентина Байбатрова. - Өйдә җылы, газ килә, электр уты яна, димәк бу куркыныч түгел. Гыйнварда да шулай суытып алды.

 

- Иске Котышта салкынлык 35 градус тирәсе, - ди Зоя Христоферова. - Аяз, иртүк кояш чыкты, суларга рәхәт.

Шешминкага да шалтыраттык. Бу якларда температура минус 36, ә Түбән Кармалкада 35  градуска җитте, диләр. Иске Үтәмештә дә нык салкын, төрле җирдә төрлечә: 33-40 градус чамасы. Чирмешәннең төньягында һава температурасы иртән уртача 29 градус булса, Амур ягында 32 градуска җиткән.

Синоптиклар киләсе атнада да нык салкын һава торышы фаразлый.

фото: Марат Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев