Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында бер атнада өч кешене елан чаккан

Шушы көннәрдә район үзәк хастаханәсенә, елан чагудан зарланып, бер егет тә мөрәҗәгать иткән.

Хастаханә хезмәткәрләре әйтүенчә, быел бу шундый өченче очрак. Узган атнада еланнар җиләк җыючыларга һөҗүм иткәннәр.

Соңгы вакытта еланнар күбәюне кызу, коры һава торышы белән аңлаталар. Эссе көннәрдә еланнар аеруча актив икән.

Сүз уңаеннан, бездә агулы еланнарның бер төре генә бар - кара яки зәһәр. Табиблар әйтүенчә, җәй айларында, ел саен, нигездә, елан тешләүнең берничә очрагы ел саен теркәлә икән.

Район үзәк больницасы хирургы Азамҗон Җәбборов елан тешләгәндә, ярадан өстәрәк жгут куярга һәм мөмкин кадәр тиз арада медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә. Кан тамырларын тарайту һәм канга агу үтеп кермәсен өчен, елан чаккан урынга салкын әйбер куярга, моннан тыш күп итеп су, аллергиягә каршы дару эчәргә кирәк.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев